Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 октябрь 2019, 02:51

Диктант яздылар

Бүген бөтен дөньяда “Татарча диктант – 2019” белем бирү акциясе узды. Әлеге акциягә Уфа да кушылды.

Бүген бөтен дөньяда “Татарча диктант – 2019” белем бирү акциясе узды. Әлеге акциягә Уфа да кушылды.
М. Акмулла исемендәге БДПУда "Татарча яз" акциясе үтте.
Әлеге акцияне университетның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы оештырды. Диктант язуда 117 кеше катнашты. Алар арасында Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтәшева, шагыйрә Фәния Габидуллина, яшь талантлы җырчылар һәм музыкантлар Айдар белән Алмаз Юнысовлар, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучылары, студентлар бар иде.
Иң яшь диктант язучы 7 яшьлек мәктәп укучысы Арсен Халиуллин булса, иң өлкәне – 90 яшьлек Марат Кәримов.
Үзенең чыгышында шагыйрь телне саклап калу өчен бу чараның мөһим роль уйнавын ассызыклап үтте.
Әлбәттә, татарлар җыелган җирдә җыр-моңсыз булмый. Айдар һәм Алмаз Юнысовлар тальянда татар көйләрен башкардылар. Студентлар 100 еллыгы бәйрәм ителгән көнне Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең шигырьләрен дә укып ишеттерде.
Диктантны Бүздәк районы Каран урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Башкортстанның мәгариф отличнигы, 2017 елда Русиядә иң яхшы укытучы булып танылган Зөлфия Җәлил кызы Мансурова яздырды. Диктант өчен БР Мәгариф министрлыгы махсус сайлап алган текст халыклар дуслыгы, 112нче башкорт кавалериясе дивизиясе һәм легендар генерал-майор Миңнегали Шайморатовка багышланган иде.
Гомумән, 2016 елдан бирле “Татарча диктант”ны ел саен 50гә якын төбәктә язалар. Быел 4 ил татарча диктант язу акциясенә кушылган: Кытай, Швеция, Венгрия, Яңа Зеландия. Төркиядә диктант язу мәйданчыклары саны бишкә кадәр арткан.
Читайте нас: