Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 октябрь 2019, 15:50

Зур экранда – “Өч таган”!

Уфада Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән “Өч таган” фильмының премьерасы күрсәтелде.

Уфада Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән “Өч таган” фильмының премьерасы күрсәтелде.
Ул“Родина” кинотеатрының бер үк вакытта ике залында күрсәтелде. Яңа фильмны карарга язучылар, шагыйрьләр, кинематографлар, журналистлар һәм әдипнең юбилей чараларында катнашкан кунаклар җыелды.
Фильмның режиссеры – Айнур Аскаров. Төрле театр вәкилләреннән тупланган актерлар төркемендә телевидение тамашачыларына яхшы таныш Азат Җиһаншин, Вәкил Йосыпов, Тәнзилә Хисамова, Азат Хөсәенов, Гөлшат Гайсина, Айсылу Йомагулова һ.б. бар.
Төп геройлар – Уфа, Сибай һәм Баймакның төрле мәктәпләрендә укып йөрүче малайлар: Илдар Биккулов (Габдулла), Руслан Кадаев (Айдар), Арслан Галиев (Вәзир), Ильяс Кинҗәбулатов (Якуп).
Кино күрсәтелгәннән соң аны төшерүдә катнашкан команда тамашачылар каршына чыкты.
Айнур Аскаров сүзләренә караганда, якын араларда фильмның дубляжы эшләнәчәк. Прокат мәсьәләсе әле хәл ителмәгән, фильмны төшерүчеләр дистрибьютор эзли.
Читайте нас: