Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь 2019, 15:30

Йомырканы күп ашыйбыз икән...

Аналитиклар Русия халкының йомырканы күбрәк ашавы хакында әйтәләр.

Аналитиклар Русия халкының йомырканы күбрәк ашавы хакында әйтәләр.
Безнең ил халкы елына уртача алганда 280 йомырка куллана, ә бу тиешле нормадан 20 данәгә күбрәк дигән сүз. Табиблар тәкъдим иткән норма елына бер кешегә 260 данә тәшкил итә. Соңгы 10 ел эчендә илдә йомырка куллану күләме 1,0 процентка үскән.
Аналитиклар әйтүенчә, Русия халкы йомырканы тиешледән 17 процентка күбрәк кулланса, АКШта бу күрсәткеч 33 процентка (240 йомырка) барып баса икән. Ә Кытайда һәр кеше елына 300 күкәй ашый, бу дөньядагы иң эре йомырка җитештерүче ил.
2018 елда Русиядә 44,9 миллиард данә йомырка җитештерелгән.
Читайте нас: