Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь 2019, 15:26

Кавырсын ничә ел череми?

Бөек Британия пляжларын моннан 60 ел элек җитештерелгән кавырсын уенчыклар баскан.

Бөек Британия пляжларын моннан 60 ел элек җитештерелгән кавырсын уенчыклар баскан.
Трейси Уильямс исемле хатынкай диңгез ярындагы кавырсыннарны 1997 елдан бирле җыя икән. Трейси бала чагында диңгез ярында кабырчыклар һәм суүсемлекләре тапса, хәзер исә су өсте тулы пластик. Волонтерлар бер көн эчендә бер пляждан гына 200 кавырсын уенчык тапканнар.
Экология активистлары пластик ясаучы предприятиеләрне киләчәк буын турында кайгыртырга һәм 2025 елга пластик җитештерүне икеләтә киметергә кирәк дип чаң кагалар.
Читайте нас: