Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 октябрь 2019, 14:54

Ярдәмгә ашыккан табибның битенә дезодорант сипкәннәр

“Ашыгыч ярдәм” табибларына һөҗүм итү очраклары турында юк юк та ишетелеп тора. Менә тагын шундый күңелсез хәл: ярдәмгә килгән табибның башта башына тимер таяк белән сукканнар, аннары битенә дезодорант сипкәннәр.

Эш болай була. Октябрьский шәһәрендә 23 яшьлек бер кыз, бик нык башым авырта дип, “ашыгыч ярдәм” чакырткан. Табиб килгәч, туташның да, егетенең дә исерек булуын күргән. Кызның хәлен тикшергәндә егете табибка комачаулап торган, ә соңыннан бөтенләй дә йодрыклары белән ташланган.
Бахыр табиб нишләсен? Ул исерек егетнең йодрыкларыннан качарга теләп, аны этеп җибәрергә тырышкан. Ләкин аның бу кыланышы “пациент”ка ошамаган – ул башта тимер таяк белән табибның башына суккан, аннары битенә дезодорант сипкән.
Әгәр шул тирәдән үтеп баручы участковый булмаса, бу хәлләр нәрсә булып бетәр иде, билгесез. Хәзер сугыш чукмары кызны 2 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Ә табибларга үз-үзләрен яклау курсларына йөрергә вакыттыр.
Читайте нас: