Сумка-бидрә – атамасы шунда ук кызыксыну уята, әйме? Әлеге сумка башкалары арасында иң уңайлыларының берсе дип санала. Аны теләсә нинди образ белән яраштырырга була: кичәгә барганда да, спорт залына җыенсагыз да, эш стиле белән дә. Букчаларның бу моделе 20 гасырның 70 нче елларында популяр булган. Бүгенге көндә бизәлешләре һәм төрле чагу төсләре белән аерылып торалар алар. Өстәмә уңайлылыкны шнурлы каптырма бирә.