Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 октябрь 2019, 18:14

Штандарт - тәтешлеләрдә

Караидел районы оештырган мәдәни чара гөрләп үтте

Караидел районы оештырган мәдәни чара гөрләп үтте
Караидел районы халкы өчен бу көннәр аеруча матур мәшәкатьләре белән истәлекле. Бүген күптән көтелгән күпер ачылса, кичә алар Башкорт дәүләт филармониясендә ялкынлы чыгыш ясап, Республиканың 100-еллыгына багышланган мәдәни эстафетаның штандартын Тәтешле районына тапшырдылар.
Филармониядә узган чара бай тарихи эчтәлекле, төрле жанрларны берләштергән сценарий буенча барды. Күпмилләтле халык яшәгән төбәк буларак, мондагы рухи байлык, бизәкләр муллыгы, сәнгать осталыгы тамашачылар күңеленә хуш килде. Караидел халкы эшкә уңган, бердәм, җыр-моңга бай. Моны залга бер караш ташлауда раслап була иде. Якташлар бу көнне чынлап та бик көтеп алган, күрәсең, зал шыгрым тулы булып, анда алма төшәр урын калмаган иде.
Уфада һәм башка төбәкләрдә яшәп иҗат итүче якташлары чыгышы районның мәдәни йөзен тагын да бизәп җибәрде. Караидел районы актив үсешеп килүче, мәдәни-социаль төбәк буларак, көннән-көн алга бара. Ул республикабызның үсешенә зур өлеш кертүче, өметле, киләчәккә йөз тотучы иң матур һәм бай табигатьле гүзәл почмагы. Соңгы еллардагы үзгәрешләр районның потенциалы артуын күрсәтә. Бу матур яңалыклары, үзгәрешләр Уфада узган чарада күрсәтелде. Үс, балкы, Караидел!
Читайте нас: