Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 октябрь 2019, 19:02

Ел саен килә бу бәйрәм!

Татарча диктант язу көне җитте Әзерсезме?!

Татарча диктант язу көне җитте Әзерсезме?!
Ел саен бергә җыелып татарча диктант язу матур гадәткә әверелде. Быел 19 октябрь көнне бөтен Җир шарына сибелеп яшәгән милләттәшләребез һәм татар телен өйрәнүчеләр, белүчеләр, белергә теләүчеләр татарча диктант язачак!
Кадерле дуслар! Күңелендә вә җанында Туган телләргә карата хөрмәт йөрткән ханым вә туташлар, әфәнделәр, бу мавыктыргыч һәм изге чарадан читтә калмагыз! Татарча диктан язу көне ул бер уйда, бер теләктә яшәгән миллионлаган дусларыбызның һәр төбәктә, төрле кыйтгаларда бер очрашу бәйрәме.
Быел ошбу адрес буенча киләсе кунаклар өчен бәйрәмнең программасы тагын да баетылды. Алдан килгән 20-30 кешене бүләкләр көтә. Гомумән, бу көн белемне арттыру, яңа дуслар табу, язмышларны матур якка борып җибәрү, бәйрәмнең мәгънәсенә төшенү, рухи баю, газиз туган телнең тәмен аңлау кебек кыйммәтләр, күңелле аралашу, балалар өчен уеннар, күңелле чаралар бүләк итәр. Килегез!
Очрашыйк, дуслар, үз көчебезене сынап карыйк!
Читайте нас: