Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 октябрь 2019, 17:36

300 ел көткән күпер

Караидел районында яңа күпер ачылды

Караидел районында яңа күпер ачылды
Бүген Караидел район үзәген урап узучы яңа күпердән беренче машиналар үтте. Бу участок Бөре - Тазтүбә-Сатка юлының бер өлеше булып тора.
Күпер төзү һәм юлларны төзекләндерү эшләре өч ел дәвам итте. Ул 4 млрд сумга төште. Төзелеш эшләре республика бюджетыннан финансланды. “Башкиравтодор” акционерлар оешмасы генераль подрядчик булды.
Күптән көтелгән күпернең рәсми ачу чарасы онлайн режимда барды. Бүген республика юл төзүчеләре үзләренең һөнәри бәйрәменең 95 - еллыгын билгели. Шул уңайдан Республика Башлыгы Радий Хәбиров бу һөнәр осталарын тәбрикләде.
«Хәрәкәт итү ачылды, хәерле юллар!», — диде республика җитәкчесе.
Караидел районы хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин Екатерина тракты төзелгәннән бирле, 300 ел көттергән күпернең, бу җитди объектның, ниһаять, кулланылышка тапшырылуы уңаеннан төбәк җитәкчесенә рәхмәт белдерде.
Караидел күпере төбәкнең төньяк-көнчыгыш өлеше үсешенә зур уңайлыклар тудыручы проект. Аның буенча М5 һәм М7 федераль трактларына, Яңавыл тимер юлына, Бөре һәм Дүртөйле елга портларына юл ачылды.
Яңа күпер республиканың 100 еллыгына багышланган 100 объектның иң зурысы.
Читайте нас: