Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 октябрь 2019, 14:12

117 ел элек беренче Кадиллак җитештерелгән

“Кадиллак” (Cadillac) үзенең барлыкка килүе белән талантлы уйлап табучы Генри Мартин Лиландка бурычлы.

“Кадиллак” (Cadillac) үзенең барлыкка килүе белән талантлы уйлап табучы Генри Мартин Лиландка бурычлы.


Ул, малае һәм Генри Форд белән берлектә, Детройтта 1902 нче елның августында “Cadillac Motor Car Company” компаниясен оештыра. Компанияне алар Луизиана губернаторы һәм Детройтка нигез салучы Маркиз Антуан де Кадийяк хөрмәтенә атаганнар.


Шул ук елның 17 октябренә “А” модельле беренче Кадиллак әзер була. 1903 елда Нью-Йоркта үткән авто-шоуда әлеге машинаның уңышы шаккатыра: экспозицияне ябу көненә компания 2286 автомобильгә заказ ала.


Әйткәндәй, “А” модельле беренче Кадиллак 750 доллар торган. Максималь тизлеге – сәгатенә 48 чакрымга якын була. Өстәмә түләсәләр, ике өстәмә пассажир урыны һәм җыелмалы йомшак өслек алырга мөмкин булган.
Читайте нас: