Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 октябрь 2019, 17:42

Ноябрь җылы килә

Гидрометүзәк мөдире Людмила Паршина бу хакта «Российская газета»га сөйләгән.

Гидрометүзәк мөдире Людмила Паршина бу хакта «Российская газета»га сөйләгән. Көзнең соңгы ае быел гадәттәгедән җылырак була, ди синоптиклар.

Паршина ханым белдерүенчә, һава торышы Мәскәү, Вологда, Новгород, Ленинград, Псков өлкәләрендә һәм Идел буенда гадәти булмаска охшаган. Шулай ук Урал, Ханты-Манси округы, Ямал, Приморье, Хабаровский крае, Магадан өлкәсе һәм Камчаткада яшәүчеләр дә ноябрьнең җылысын тояр.

Себер районнарында, Мурманский, Архангельский өлкәләрендә, Карелия һәм Коми республикаларында да гадәттәгедән җылырак булыр дип көтелә. Ә Русиянең көньягында һава торышы, киресенчә, түбәнрәк булмакчы икән. Краснодар крае, Кырымның көньяк өлешендә температура гадәттәгедән түбәнрәк булуы мөмкин.

Сынап карарбыз!
Читайте нас: