Ни өчен шведлар тәрәзәләргә пәрдәләр элми?
Шундый сорау куйдым да, күз алдына китерергә тырышам: менә тәрәзә, ләкин аның пәрдәсе юк. Матурмы? Бик матур түгел шул. Ә менә шведлар тәрәзәләргә чыннан да пәрдәләр элми икән.
Ул бездә - татар, башкорт, урыс һәм башка халыкларда пәрдә элү гадәте бар. Ни дисәк тә, минем йортым – минем калгәм. Бернәрсә дә күренеп тормаска, йортта ниләр эшләгәнне белмәскә тиешләр. Ә шведлар тормышларын бар халыкка күрсәтүдән курыкмый булып чыга инде.
Әле 17нче гасырда ук илнең короле бер күрше икенчесенең ничек яшәгәнен күреп торсын өчен тәрәзәләргә пәрдә коруны тыючы указ чыгарган булган. Бу күренешнең тагын бер сәбәбе булган – корольнең якыннарына һәрвакытта да шәһәр халкы ниндидер заговорлар яки баш күтәрүләр әзерли кебек тоелган. Шундый куркынычка тарымас өчен король сакчылары шәһәр урамнары буйлап йөргән һәм тәрәзәләргә күз сала торган булган.
Тәрәзәләргә пәрдә элмәүнең өченче сәбәбе дә бар - бу илдә якты көн бик кыска. Швециядә ул нибары 6 сәгать тәшкил итә. Пәрдәләр дә элсәләр, яктылык йортка бөтенләй дә үтеп керә алмаячак икән. Нәтиҗә буларак, бахыр шведлар яктылык җитмәүдән бик интегәләр.
Ә шведларның люстра яратмавын белә идегезме? Алар борынгыча яши – тәрәзә төпләренә пыяла калпак кидерелгән, җылылык һәм матурлык элементы булган күп санлы шәмнәр куярга яраталар. Менә шундый инде алар шведлар!