Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 октябрь 2019, 18:12

Мәсьәлә чишүдән нигә баш тарткан?

Америкада яшәүче дүртенче сыйныф укучысы Ритм Пачеко математикадан өйдә эшләргә бирелгән мәсьәләне чишәргә теләмәгән...

Америкада яшәүче дүртенче сыйныф укучысы Ритм Пачеко математикадан өйдә эшләргә бирелгән мәсьәләне чишәргә теләмәгән...
10 яшьлек кызның әнисе Наомины кызының дәрес әзерләүдә ярдәм сорамавы, ә нәкъ менә мәсьәләне чишүдән катгый баш тартуы аптырауга калдырган.
-Әни, менә бу мәсьәләне укы әле. Мин аны эшләргә теләмим, чөнки бу дөрес булмый дип әйтте кызым,- дигән журналистларга Наоми.
Мәсьәләнең бирелеше: “Уң яктагы таблицада дүртенче сыйныфта укучы 3 кызның авырлыгы китерелгән. Изабель иң җиңел укучыдан никадәр авыррак?”
Әлеге мәсьәлә кызны шулкадәр ярсыта ки, моны ул гәүдәләре аркасында үзләрен уңайсыз тойган кешеләр өчен мыскыллау дип кабул итә. Аннан утырып укытучысына түбәндәге эчтәлекле хат яза: “Кадерле миссис Шоу, минем тупас күренәсем килми, ләкин әлеге мәсьәлә бик яхшы түгел. Чөнки ул кешеләрне аларның авырлыгы буенча бәяли. Мин мәсьәләне эшләмәдем, чөнки аны дөрес дип тапмадым. Ярату белән: Ритм”.
Бәхеткә, укытучысы укучысын дөрес аңлаган. Ул хәтта: “Мондый мәсьәлә чишәргә туры килсә, минем кызым да бик борчылыр иде. Мин дә сине яратам. Яхшы көн телим. ”,- дигән.
Әйткәндәй, күптән түгел Бөек Британиядә мәктәп директоры үз размеры буенча итәк таба алмаган “артык эре” укучы кызны елар чиккә җиткергән иде...
Читайте нас: