Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 октябрь 2019, 15:23

Мәгънәсез үлем

Эчүнең яхшыга илтмәвен барыбыз да яхшы белә. Ләкин Чиләбедә яшәүче 67 яшьлек ирнең эчкелек белән бәйле үлемен мәгънәсез үлемнәр исемлегенә кертергә мөмкин булыр иде...

Эчүнең яхшыга илтмәвен барыбыз да яхшы белә. Ләкин Чиләбедә яшәүче 67 яшьлек ирнең эчкелек белән бәйле үлемен мәгънәсез үлемнәр исемлегенә кертергә мөмкин булыр иде...
Эш шунда: бер кызып алгач, ул икенче шешәне алырга дип кибеткә юлланган. Сатып алган да, чалбар кесәсенә тыккан. Әмма кибеттән чыккан вакытта абынып егылган. Бер пыяла кисәге аның тәненә кадалып, кан тамырын кискән. “Ашыгыч ярдәм” машинасы бик тиз килеп җитсә дә, пенсионерны коткара алмаганнар: канын күп югалткан булган шул.
Читайте нас: