Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 октябрь 2019, 17:03

Куркыныч таганнарны ник алыштырырга ашыкмыйлар?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировны борчыган мәсьәләләр күп. Шуларның берсе –балалар мәйданчыкларын төзекләндерү. 14 октябрьдә хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә сүз башлыча шул хакта барды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировны борчыган мәсьәләләр күп. Шуларның берсе –балалар мәйданчыкларын төзекләндерү. 14 октябрьдә хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә сүз башлыча шул хакта барды.


Төбәк Башлыгы балаларга атынырга уңайсыз гына түгел, хәтта куркыныч булган таганнар проблемасын күтәрде.

- Кемдер нигә шулкадәр күп зурлар балалар таганнары белән шөгыльләнә икән дип уйлар, - диде Радий Фәрит улы. - Бу мәсьәләнең балалар иминлеге өчен мөһим булуын билгеләргә телим. Шулай итеп, күпме балалар язмышларын коткарып калдык, чөнки каты чылбырлы таганнар чыннан да җәрәхәтләр китереп чыгаручан.
Төбәк башлыгы әйтүенчә, балалар мәйданчыкларының заманча стандартлары буенча куркыныч таганнар бөтенләй булмаска тиеш. Мисал итеп ул Стәрлебаш районын китерде: анда таганнарда платформалар хәвефсез, йомшак элгечле.
Торак һәм төзелеш буенча дәүләт комитеты рәисе вазифасын вакытлыча башкаручы Илдар Шафиков үзенең докладында бер ел элек 5132 таганның 2648е каты утыргычлы булуы турында әйтте. Әлеге вакытта аларның барысы да диярлек сүтеп алынган. Нәтиҗәдә куркынычлары 19 калган – бишесе Уфада, алтысы Яңавылда, дүртесе Зианчурада һәм икешәр таган Иглин һәм Краснокама районнарында.
Читайте нас: