Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 октябрь 2019, 15:16

Иң матур бала – Әлинә!

Мәскәүдә яшәүче 6 яшьлек Әлинә Якупованы инстаграм-челтәре кулланучылары дөньядагы иң матур бала дип атаган.

Мәскәүдә яшәүче 6 яшьлек Әлинә Якупованы инстаграм-челтәре кулланучылары дөньядагы иң матур бала дип атаган.
Бүгенге көндә Алинаның инстаграм-аккаунтында бөтен дөнья буйлап 23 мең кеше язылган. Аны әлегә әнисе алып бара.
Кыз дүрт яшеннән үк модель булып эшли. Ул дәрәҗәле Instile һәм`Grazia журналларына төшкән, шулай ук төрле реклама кампанияләрендә катнашкан.
“Син нинди матур!”, “Син – кечкенә Барби!”, “Син – дөньяда иң матур бала”,- дип сокланалар аңа карап фанатлары.
Кызчыкның менеджеры Роман Кухар әйтүенчә, аны уңышка тик матурлыгы гына түгел, ә искиткеч тырышлык белән эшләве һәм үзен һәр яклап үстерүе дә китергән.
Читайте нас в