Русия Президенты грантлары фонды 2019 елда үткән икенче бәйгегә йомгак ясады. Идел буе федераль округы бу юлы да, беренче бәйгедәге кебек үк, җиңүчеләр саны һәм бүленгән финанс суммасы буенча илдә икенче урынга чыкты.
Идел буе федераль округы исеменнән чыгыш ясаучы һәр дүртенче катнашучы җиңүче исеменә лаек булды. Бу – 407 лидерның проектлары 618,4 миллион сум алачак дигән сүз.
Округ төбәкләре арасында Башкортстан бу конкурста җиңүчеләр саны буенча беренче урынга чыкты: 55 заявка хуплау тапты. Алар өчен гомум 63 миллион сум бүленә. Икенче урында – Самара өлкәсе (98 миллион сумга 51 грант), өченчелектә Удмуртия (49 миллион сумга 37 грант) килә.
Ил буенча алганда, бәйгедә 9 мең проект катнашкан. Аларның 2128е җиңүче дип табылган. Аларга җәмгысе 4,35 миллиард сум акча бүленә.