Иртәгә көн шулай ук болытлы булмакчы, иртән томан төшүе ихтимал. Яңгырлар дәвам итәчәк, җил дә көчәячәк – аның тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитмәкче. Республиканың кайбер районнарында хәтта кар явуы көтелә.
Бу көннәрдәге һава торышын исәпкә алганда, моңа һич аптырыйсы юк. Менә инде икенче тәүлек болытлы күк йөзеннән кояш күренми, һәм көн ачылуны көтәргә кирәкми дә. Аннары явым-төшемгә алмашка салкыннар киләчәк.
“Һава температурасының төнлә – 5 градуска кадәр акрынлап түбәнәюе көтелә. Көндез исә +2 ... +7 градус җылы булмакчы. Урыны белән яңгырлар явачак. 17 октябрь төнендә республиканың аерым районнарында кар катыш яңгыр явуы көтелә. 17 октябрь иртәсендә юлларның аерым участокларында бозлавык булуы ихтимал”, - дип сөйли Башгидрометүзәкнең метеофаразлар бүлеге начальнигы Гөлназ Заһитова.
Шуңа күрә водительләргә җәйге резинаны кышкысына алмаштырырга вакыт җиткән дисәң дә була.