Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 октябрь 2019, 20:17

Сез нык булсагыз, авыллар яшәр!

15 октябрь – Халыкара авыл хатын-кызлары көне.

15 октябрь – Халыкара авыл хатын-кызлары көне.


1995 елда Пекинда үткән Берләшкән Милләтләр Оешмасының 4нче Хатын-кызлар конференциясендә Бөтендөнья авыл хатын-кызлары көнен үткәрү тәкъдиме белән чыгалар. Нәтиҗәдә әлеге көнне 15 октябрьдә билгеләп үтү турында карар чыгарыла. БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 2007 елда ул рәсми рәвештә бәйрәм буларак таныла.


Бәйрәм белән, хөрмәтле авыл хатын-кызлары! Тәнегезгә –сәламәтлек, җаныгызга – тынычлык, гаиләгезгә – иминлек, йортыгызга бәрәкәт телибез!


Сез нык булсагыз, авыллар яшәр! Иң мөһиме, сезгә кагылышлы законнарны сезнең файдага, сезне уйлап чыгарсыннар!
Читайте нас: