Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 октябрь 2019, 15:33

Безнең Назгөл Монте-Карлода җырлаячак!

Сәләтле якташларыбыз илнең төрле төбәкләрендә, хәтта чит илләрдә Башкортстаныбызның данын күтәрә. Шуларның берсе – Уфада туып-үскән яшь җырчы Назгөл Ибраһимова.

Сәләтле якташларыбыз илнең төрле төбәкләрендә, хәтта чит илләрдә Башкортстаныбызның данын күтәрә. Шуларның берсе – Уфада туып-үскән яшь җырчы Назгөл Ибраһимова.
Назгөлебез Монте-Карлода яшь опера җырчылары Академиясенә кабул итү конкурсын үткән. Ул - бу проектта Башкортстаннан бердәнбер вәкил. Әлеге вакытта ул Монакода.
Монте-Карло Академиясе өченче тапкыр инде яшь опера башкаручыларын туплады. Башка еллардагы кебек, быел да сайлап алу турында 18-30 яшьлек опера вокалы классы буенча әле укып йөрүче студентлар һәм аны тәмамлаучылар катнашты. Сайлап алу комиссиясенә – аны Монте-Карло опера җитәкчесе Жан Луи Гринда җитәкли - 129 заявка бирелгән булган.
Комиссия әгъзалары конкурска җибәрелгән һәрбер видеоматериалны игътибар белән караган. Иң беренче чиратта җырчы тавышының тембрына, башкару техникасына, музыкаль үзенчәлегенә игътибар иткән. Нәтиҗәдә, төп составка Русиядән 10 җырчыны сайлап алганнар. Шулар арасында – безнең Назгөл дә.
Меццо-сопрано тавышлы Назгөл - республика конкурслары лауреаты, Заһир Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының 5 курс студенткасы. Афарин, Назгөл! Чит ил сәхнәләрендә чыгыш ясаса да, туган республикасын онытмас дигән өметтә калабыз.
Читайте нас: