Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 октябрь 2019, 16:18

"Россияне елатмагыз!"

Мәскәү өлкәсендә яшәүче бер пар яңа туган кызларына Россия дип кушып, интернетны шаулатты.

Мәскәү өлкәсендә яшәүче бер пар яңа туган кызларына Россия дип кушып, интернетны шаулатты.


Кызчыкның туу турындагы таныклыкта Солнышкина Россия Олег кызы дип язылган. Яшь әти-әнигә ни өчен ил исемен куштыгыз, дип еш сорыйлар икән. "Икебездә дә патриотик тойгылар көчле булганга бу исемне сайладык", - дип җавап биргән алар. - Патриотизм биләүдән үк башланырга тиеш, ә сирәк очрый торган исем кызыбызга бәхет китерүенә ышанабыз. Исем җисеменә туры килергә тиеш, илебез кебек Россиябез дә бөек, көчле, горур булып үсәр!" - дигән кызчыкның әти-әнисе.


Сабыйга исемне бөтен гаилә әгъзалары белән эзләгәннәр, ә әтиләре уйлап тапкан. Олы кызлары Софья бу исемне башта бик ошатып бетермәсә дә, хәзер ярата икән.


Бу хәл интернетны да шаулаткан. Кемдер уңай фикер язган, кемдер аптыраган, кайберәүләр көлгән, хәтта кызганучылар да табылган.


Видеосын сылтама аша карый аласыз: https://twitter.com/i/status/1182256954586140672

Читайте нас: