Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 октябрь 2019, 13:05

Мәскәү табиблары өч аяклы булып туган балага операция ясаганнар

Табиблар хатынның карынындагы яралгы игезәкләр булгандыр дигән фикердә, ләкин ахырда бер генә бала җитлегеп туган.

Табиблар хатынның карынындагы яралгы игезәкләр булгандыр дигән фикердә, ләкин ахырда бер генә бала җитлегеп туган.
Баласының өч аяклы булып туачагын хатынга УТТ (УЗИ) үткәннән соң хәбәр иткәннәр. Әмма ул йөклелекне өзүдән баш тарткан. "Ходай безгә шундый сынау бирә икән, бирешмәскә тиешбез, ничек тә авырлыкларны җиңәргә тырышырга кала", - дигән булачак ана. Бу аларның беренче һәм көтеп алган балалары булган. Хатынның йөклелек чоры әйбәт үткән, хәтта аны токсикоз да борчымаган. Һәм УТТ гә тап килеп, бу гаиләдә өч аяклы бала дөньяга аваз салган. Моңардан тыш, сәламәтлеге буенча башка зур проблемалары да җитәрлек булган аның - бәвел системасы икегә бүленгән, өстәвенә, олы хаҗәтен үтәү өчен арткы юлы да булмаган.
- Бу игезәкләргә охшаш - дигәннәр табиблар. - Уртанчы аягы ике үкчәле, күрәсең, ике малай туарга тиеш булган, ләкин аның берсе генә формалашкан.
Үзләре яшәгән шәһәрнең дәваханәсендә яшь гаиләгә ярдәм итә алмаганнар, Мәскәү табиблары исә терелтүгә өмет биргәннәр.
Балага берничә операция таләп ителгән. 2018 елда, малай бер айлык чагында урта аягын кисеп алганнар. Операцияне Мәскәү сәламәтлек саклау департаментында ясаганнар. Һәм ул уңышлы үткән, бала тиз савыга башлаган, тәненең ярасы да төзәлгән. Икенче операция исә урология буенча көтеп торган. Оста куллы һәм тәҗрибәле табиблар ярдәме белән сабыйның бәвел каналын да тәртипкә китергәннәр.
Ниһаять, әле яңарак табиблар тагын бер катлаулы операцияне уңышлы башкарып чыгып, яшь гаиләгә янә сөенеч бүләк иткәннәр. Бу юлы малайның арткы юлын ачып, инде аны "дүрт саны төгәл" балага әверелдергәннәр.
Хирургларның хезмәте зур хөрмәткә лаек. Нинди генә хәлдәге кешеләргә кабат тормышка елмаеп карау бәхете бүләк итмиләр дә, кемнәргә генә ярдәм кулы сузмый алар?!
Читайте нас: