Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 октябрь 2019, 13:08

Исерекләр буенча беренчебез...

Башкортстан икенче ел рәттән Русиядә эчеп җинаять кылулар буенча беренче урынга чыга. 2019 елның август аена исерекләр кылган 8686 җинаять тикшерелгән.

Башкортстан икенче ел рәттән Русиядә эчеп җинаять кылулар буенча беренче урынга чыга. 2019 елның август аена исерекләр кылган 8686 җинаять тикшерелгән.
Гомумән алганда исә, Башкортстанда быел 37 мең 199 җинаять теркәлгән, аларны кылучы 16 мең 917 кешенең шәхесе ачыкланган. Бу күрсәткеч буенча безнең республика рейтингның җиденче баскычында.
Аеруча авыр 1994 җинаять кылынган.
Башкортстан биләгән вазифаны явыз мәнфәгатьтә куллану буенча да лидерлыкны били: республикада Генераль прокуратура 127 шундый хокук бозу очрагын теркәгән.
15 мең 559 җинаять ачылмаган. Бу уңайдан без бишенче урында.
Читайте нас: