Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 октябрь 2019, 23:26

Афәрин, дүртөйлеләр!

Республика бәйрәменә туры килгән әбүнәчеләр көне нәтиҗәле үтте.

Республика бәйрәменә туры килгән әбүнәчеләр көне нәтиҗәле үтте.
Республик көненә багышланган чаралар Дүртөйледә ярминк һәм җыр-моң, тамашалар белән генә чикләнмәде. Бәйрәмгә килгән халык өчен гәзит-журналларга язылдыру да оештырылган иде. Дүртөйле почтамты кызлары парк капкасы төбендә үк гәзит-журналга язылу пунктын җәелдергән. “Льготалы подписка” дигән язулары ерактан ук үзенә чакырып тора иде. Үткән һәр кеше туктап кызыксына.
“Мин бүген беренче булып “Өмет”кә язылдым! Нәкъ бер елга! – дип шатлыгы белән уртаклашты Дүртөйле шәһәрендә яшәүче ветеран Миңлегөл апа Муллаянова. – “Өмет”не 20 елдан артык алдырам. Аңа нык өйрәнгәнмен. Кызыклы, киңкырлы, күңелгә якын гәзит. Исән-сау булсам, ел буе укыячакмын”.
Шул арада почтальоннар янына Дүртөйледәге “Агыйделсервис” җәмгыяте җитәкчесе, “Өмет”нең күптәнге дусты Әмир Рәхмәтулла улы Сәфиев та килеп басты.
“Мин үзебезнең ветераннарыбызга “Өмет” бүләк итәргә булдым, – дип мөрәҗәгать итте ул почта кызларына.
Гәзитебезнең тагын бер дусты табиб Рәмил Шәмсиев та хәйрия рәвешендә биш мохтаҗ кешегә “Өмет”кә яздырды.
Әнә шулай җанлы башланды әбүнәчеләр көне. Почта кызлары хәбәр итүенчә, бу көнне “Өмет”кә дә, районның “Юлдаш” гәзитенә дә шактый кеше язылган.
Афәрин, дүртөйлеләр!
Читайте нас: