Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 октябрь 2019, 14:38

Уфада Республика көнендә контракт буенча хезмәткә язылырга мөмкин

Республика көне чараларга бик бай. Бүген Уфада Салават Юлаев исемендәге мәйданда “Русия Кораллы Көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайлау!” масштаблы акция күпләр өчен үзнечәлекле булды.

Республика көне чараларга бик бай. Бүген Уфада Салават Юлаев исемендәге мәйданда “Русия Кораллы Көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайлау!” масштаблы акция күпләр өчен үзнечәлекле булды.
“Бу чара – гомерләрен армия белән бәйләргә планлаштыручылар өчен чагу бәйрәм. Акция республиканың 100 еллыгы уңаеннан оештырыла”, - диде республика хәрби комиссары Игорь Харченко.
Мәйданда – контракт буенча хәрби хезмәткә мобиль кабул итү пунктлары (теркәлү, анкета тутыру, медицина тикшерүе үтү), хәрби һәм махсус техника үрнәкләре күргәзмәсе. Акция барышында барлык теләге булганнар өчен хәрби дежурлык бурычларын үтәүгә әзерлекне билгеләүче махсуслашкан тестлар үтү мөмкинлеге тудырылган.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәрби техника үрнәкләрен карап чыкты, гражданнарны контракт буенча хезмәткә кабул итүче мобиль пунктта булды.
Шушында ук мәйданда хәрби белгечлекләрнең үзенчәлекләре, исемлеге белән танышырга, медицина һәм азык-төлек белән тәэмин ителүгә кагылышлы сораулар буенча консультация алырга, контрак буенча хәрби хезмәткә язылырга мөмкинлек бар иде.
Читайте нас: