Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 октябрь 2019, 12:51

Радий Хәбиров Башкортстан халкын Республика көне белән котлады

Республика башлыгы бүгенге көндә Башкортстанның илдә әйдәүче төбәкләрнең берсе булуын билгеләде. Бүген, 11 октябрьдә, Башкортстанда истәлекле дата билгелиләр - Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел. Моннан йөз ел элек Башкирия РСФСР составындагы беренче автономияле республика буларак танылды. Һәм шушы еллар эчендә чәчкә атучы төбәккә әйләнде.

Радий Хәбиров республика халкын бәйрәм белән котлап, бүген Башкортстанның илдә әйдәүче индустриаль һәм авыл хуҗалыгы төбәкләренең берсе булуын билгеләде. Биредә иң кыю һәм масштаблы инвестиция проектлары тормышка ашырыла, фән, мәгариф һәм сәламәтлек саклау тармаклары актив үсешә, шәһәрләр һәм авыллар төзекләндерелә.
Республика башлыгы Башкортстанда йөзләгән халыклар һәм төрле дин вәкилләренең дус һәм килешеп яшәвен ассызыклады. Димәк, республика хаклы рәвештә үзенең милли-мәдәни сәясәте белән горурлана ала.
- Барыгызга да ныклы тазалык, тынычлык һәм гаиләләрегезгә иминлек, шатлык һәм бәхет телим! Бәйрәм белән, кадерле дуслар! – дип мөрәҗәгать итте Башкортстан халкына Радий Хәбиров.
Читайте нас: