Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 октябрь 2019, 19:03

"Кечкенә ил" үзенә чакыра!

«Башкортстанның 100-еллыгы уңаеннан - 100 обьект" чаралары кысасында Чакмагыш районында тагын бер балалар бакчасы ишекләрен ачты.

«Башкортстанның 100-еллыгы уңаеннан - 100 обьект" чаралары кысасында Чакмагыш районында тагын бер балалар бакчасы ишекләрен ачты.
Күңелле һәм чагу чарада район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев, БР Хөкүмәте премьер- министры урынбасары вазифаларын башкаручы Рәиф Абдрахманов, БР Мәгариф министры вазифаларын башкаручы Айбулат Хаҗин, БР капиталь төзелеш идарәлеге җитәкчесе Рамил Сафин һәм бу төзелешкә үз көчен керткән башка оешма вәкилләре катнашты.
«Кечкенә ил» дип аталса да, чынбарлыкта ул бик иркен һәм якты килеп чыккан.
Бирегә 95 бала йөриячәк. Аларны 18 хезмәткәр тәрбияләр. Бакча ачылу белән райондагы бу мәсьәләгә кагылышлы чират та кимеп китәчәк. Яңа балалар бакчасы Юмаш авылы советында тупылдашып үсеп килүче сабыйлар өчен икенче йорт булыр.
Читайте нас: