Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 октябрь 2019, 18:44

Иртәнге ашында чәч тапкан өчен хатынының башын кырып алган

Аш бүлмәсе өчен яулык бүләк итәр урынга, җәмәгатен онытылмаслык җәзалаган.

Аш бүлмәсе өчен яулык бүләк итәр урынга, җәмәгатен онытылмаслык җәзалаган.
Бангладешта яшәүче бер ир иртәнге ашын ашап утырганда дөге боткасыннан чәч килеп чыккач, бик нык ачулана. Мондый сюрприз өчен хатыныннан үч алырга була һәм аның чәчен кырып ташлый. Авылдашлары ирнең болай да тормыш иптәшен гел җәберләп һәм мыскыл итеп яшәгәнен күреп торгач, бу юлы хатынны җәлләп, полициягә мөрәҗәгать иткәннәр. Кызу канлы ирне 14 елга төрмәгә утыртырга мөмкиннәр, дип яза globalpunjabtv.in.
Читайте нас в