Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 октябрь 2019, 18:54

Чакмагышлылар икеләтә бәйрәм итә

Чакмагышта әбүнәчеләр көне дә бик оешкан төстә үтте.Чакмагыш халкы бүген Республика көнен яхшы кәеф белән каршылый. Тырышлыгы, булдыклылыгы белән билгеле бу район халкы һәрчак мәгьрифәткә омтылып яши.

Чакмагышта әбүнәчеләр көне дә бик оешкан төстә үтте.


Чакмагыш халкы бүген Республика көнен яхшы кәеф белән каршылый. Тырышлыгы, булдыклылыгы белән билгеле бу район халкы һәрчак мәгьрифәткә омтылып яши.


Бүген район үзәгендә уздырылган әбүнәчеләр көнендә дә халык вакытлы матбугатка бик актив язылды.


Бүген бу бәйрәмгә килүчеләр "Игенче", "Өмет" гәзитләрен, "Тулпар" журналын һәм башка төрле басмаларны сайлады.

15 кеше 2020 елга "Өмет"кә язылып куйды.



Рәхмәт, дуслар!

Бергә булыйк! Республикабызның күркәм киләчәген бергә төзик! Гаиләләр ныклы, балалар сәламәт һәм акыллы, тормышларыбыз имин, һәр көнебез өметле булсын! Бәйрәм белән!
Читайте нас: