Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 октябрь 2019, 18:46

Белсеннәр! Күрсеннәр!

Санкт-Петербургта Башкортстан мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре дәвам итә. Әлеге чара 9 октябрьдә башланган иде. Бүген исә БР Дәүләт җыелышы рәисе урынбасары һәм Бөтендөнья башкортлар корылтае президиумы рәисе Эльвира Аиткулова җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Санкт-Петербург тау университетында булды.

Әлеге вузга башкорт руда сәнәгатьчесе И.Тасимов (1773 ел) нигез салган. Бүген бу югары уку йортында Башкортстаннан 50дән артык кыз һәм егет белем ала. Төп корпусында Исмәгыйль Тасимовка истәлекле тактаташ урнаштырылган. Делегация вәкилләре анда чәчәкләр салды һәм уку йорты җитәкчеләре һәм студентлары белән аралашты. Аннан соң делегациянең бер төркеме Пискарев мемориаль комплексында Ленинградны саклауда катнашкан Башкортстан хәрбиләренә куелган тактаташка чәчәкләр салды.(Әлеге тактаташ 2002 елның 25 гыйнварында урнаштырылган.)
Бу вакытта икенче төркем Петербургның “Цифрлы технологияләр академиясе”нә юлланды. Алар янә Ленинград өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында Башкортстан мәдәнияте музееның презентациясендә очрашты. Музейга бүләк-экспонатлар тапшырылды.
Ленинград өлкәсенең һәм Санкт-Петербургның башкорт иҗтимагый оешмалары һәм студентлар белән очрашулар да җанлы үтте.
Читайте нас: