Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2019, 17:25

Тукталышлар “акыллы” да бит, кешеләр генә...

Уфада вандаллар күптән түгел урнаштырылган яңа “акыллы” тукталышларны кыйраткан.

Уфада вандаллар күптән түгел урнаштырылган яңа “акыллы” тукталышларны кыйраткан.
“Вай-фай”лы, электрон таблолы һәм телефон өчен зарядкалары булган яңа “акыллы” тукталышларны Уфаның иң төп урамнарында урнаштыра башлаган иделәр. Шуларның икесен вандаллар җимергән. Әйткәндәй, бер тукталыш ФСБ бинасы янында гына.
Ә бит бер “акыллы” павильон урнаштыру 850 мең сумга төшә. Нәрсә диясе? Тукталышлар “акыллы” да бит, кешеләр генә...

Читайте нас: