Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2019, 16:39

Исемең матур, кем куйган?

Русиядә нинди исемнәр популяр?

2019 елда Мәскәү шәһәрендә дөньяга килгән 39 балага Добрыня, 26сына Хәбиб дип исем кушканнар, дип хәбәр иткән шәһәр ЗАГСы идарәсе начальнигы Елена Ефремова. 2200 сабый – Александр, 2400 кыз София (Софья) исемен алган. Шулай ук малайлар арасында Михаил, Максим, Иван, Артем, Дмитрий, Даниил, Марк, Лев һәм Матвей исемнәре популяр, кызлар арасында - Мария, Александра, Анна, Алиса, Виктория, Полина, Анастасия, Елизавета һәм Ева.
Сирәк исемнәр арасында Ричард Лев, Александр Поль, Цезарь һәм Огнеслав бар. Кызларга гадәти булмаган Лукерия, Евфросинья һәм Феофания исемнәрен кушканнар. 315 кыз балага Есения дип кушканнар.
ЗАГС хезмәткәрләре әйтүенчә, былтыргы елларда сирәк исемнәр арасында Арья, Кулава, Агата-Мария, Капитолина, Радомира исемнәре булган. Малайлар арасында Филл, Устин, Мартин, Пахом, Марсель, Пересвет булган.
Читайте нас: