Психолог ярдәме әйбәт, канишны, әмма бугазны “ертып” бер җикеренү очсызгарак төшә.
- Ә сез, беләсезме, ни өчен сыер “тәбикмәк” рәвешендә кәкәй итә, ә кәҗә – борчак сыман?
- Юк, белмим. Ә нигә алай икән?
- Менә-менә! Сез бит нәҗестә дә бернәрсә аңламыйсыз, ә минем тормышыма тыкшынасыз!
Кактус – ул тормыштан ваз кичкән кыяр.
Алдагы гомеремдә... кош буласым килә! Кем башына кәкәй итәсемне уйлап, исемлек тә төзеп куйдым!
Эй, бу дөнья сәер дә инде! Бакчаңда нефть тапсалар, ул – дәүләтнеке, диләр. Киндер тапсалар, синеке, дип баш катыралар.
Миңа бармак белән төртмәгез әле. Сезгә ошамыйм икән, күзегезгә төртегез. Мине күрмәс өчен!