Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 октябрь 2019, 11:11

Аэропортта үткән гасырдан килгән бабай барсын аптыраткан

Әбү-Даби аэропортында бер бабайның паспортындагы яшен күреп шаккатканнар. Бу хәбәрне укудан алда сез дә әйтеп карагыз әле, сүз ничә яшьлек кеше турында бара?

Әбү-Даби аэропортында бер бабайның паспортындагы яшен күреп шаккатканнар. Бу хәбәрне укудан алда сез дә әйтеп карагыз әле, сүз ничә яшьлек кеше турында бара?


Әбү-Даби аэропортында хезмәткәрләрнең игътибарын бер пассажирның туган елы җәлеп иткән. Ул бүгенге заманга һич тә туры килмәве белән барсын аптыраткан. Ялган документтыр дип уйлап, башта бик каты тикшерү башланган. Бабайның Һиндстаннан булуы ачыкланган, исеме Свами Шивананда, документлары буенча ул 1896 елда туган(!). Быел, 2019 елда аңа 123 яшь тулган. Аптырамаслыкмы?! Беренчедән, мондый яшькә җитү мөмкин дә түгел кебек, икенчедән, ул үз аягында, үз акылында. Алай гына да түгел, самолеттан самолетка утырып, сәяхәт кылырга чыккан.
Әлеге очракта Лондонга китеп барышы булган. Калькуттадан турыга самолет рейслары булмау сәбәпле, Әбү-Даби аша очарга карар иткән. Ә аэропортта, документында язылган яшенә ышанмыйча, аэропорт хезмәткәрләре ыгы-зыгы кубарып, бабайны чак самолетка соңлатмаганнар.

Свами Шивананданың шушы олы яшьтә сәяхәт кылырга яратуы, әлбәттә, гаҗәпләндерә.
Ул үзен бик яхшы хис итә икән. Азакы тапкыр кайчан сырхаулаганын да исенә төшерә алмаган. Моның сере медитация белән шөгыльләнүдә дигән үзе. Сәламәт, көчле рухлы булуын ул үзенең балачакта авыр тормышына бәйли. "Мине ачлык һәм ялангачлык чыныктырды, авырлыкларга каршы торырга һәм көчле булырга өйрәтте",- дигән. Аның үсмер еллары таулы җирләрдә монахлар тәрбиясендә үткән. Тормышны яратырга, аны ничек бар, шулай кабул итеп яшәргә өйрәткәннәр. "Начар уйлар, авыр тойгылар, ачу саклау, проблемаларны йөрәк аша үткәрү гомерне кыскарта", - дип Шивананда озак яшәвенең сере белән бүлешкән.


Әйткәндәй, кешелек тарихында иң карт кеше булып 1933 елда үлгән кытайлы Ли Чинг-Юнь санала. Ул 256 яшькә кадәр яшәгән.
Читайте нас: