- Гомумән, нинди генә һөнәр булуына карамастан, журналистмы син, укытучымы, артистмы – башкалар күңеленә ихласлык аша гына кереп була. Әгәр дә син чын күңелдән теләк телисең икән, Аллаһы Тәгалә моңа үзе юл сала. Минем театрга килеп эләгүем дә язмыш, тәкъдир булгандыр. Тамашачым алдында ихлас булырга тырышам, тамашачымны бик яратам, чөнки театр ул ике өлештән тора. Берсе – тамашачы, икенчесе – сәхнәдәге артист. Тамашачы – ул минем ролемнең аерылгысыз бер өлеше. Сәхнәдә үз-үзеңне ничек тоту, камилләшүгә дә зур йогынты ясый. Иртән эшкә сөенеп, зур теләк белән киләм. Беркайчан да “әй, иртәгә тагын эшкә барасы” дип зарланганым да, андый уйларның башка кергәне дә юк. Мин эштән тәм, рәхәтлек алам. Шуңа күрәдер дә авырлыклар сизелми.