Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 октябрь 2019, 13:33

Канатлары булса, күккә менеп тә укыр иде!

Чакмагышлылар урманда да “Өмет” укыйлар!

Чакмагышлылар урманда да “Өмет” укыйлар!


“Интернетка сылтанып, гәзит-журналны кулына тотып укудан баш тарткан кешеләрне барыбер аңлап җиткермим”, ди “Өмет”нең тугры дусты Гөлнур Муллаәхмәт кызы.


Чакмагыш районы Имәнлекул авылында яшәүче Кнәзевлар гаиләсе гәзитебезне чыга башлаганнан бирле алдырып укый. Күп балалы гаиләдә “Өмет” не өлкәннәр дә, балалар да кулдан-кулга йөртә. “Ярый битләре күп, бүлешеп алабыз”, диләр.


Ә бу юлы Гөлнур ханым яңа чыккан санны аулакта, иркенләп уку форсатын тапкан. Имәнлекул каеннарына сөялеп, һәр сүзенең, хәрефенең тәмен белеп, саф һавада яңа тәэссоратлар алып укып алу гел тәтеми бит. Афәрин, дусларыбыз, тугрылыгыгыз өчен рәхмәт. Арытаба да “Өмет” һәр көнебезгә нур, җаннарга өмет өстәп өйләрегезгә килеп торсын!


Әйткәндәй, әле ташламалы хаклар белән 2020 елга (саны да нинди матур бит) гәзит-журналларга язылу дәвам итә. Өлгереп калыгыз, дуслар!
Читайте нас: