Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 октябрь 2019, 13:08

Гаиләсен туйдырам дип раклы килеш эшләп йөргән

Белорет шәһәрендә яшәүче 38 яшьлек Владимир гаиләсен туйдыру өчен вахта алымы белән эшләп йөргән. Әмма үзенең яман шеш белән чирләвен гомеренең соңгы минутына кадәр гаиләсенә дә, дусларына да әйтмәгән.

Белорет шәһәрендә яшәүче 38 яшьлек Владимир гаиләсен туйдыру өчен вахта алымы белән эшләп йөргән. Әмма үзенең яман шеш белән чирләвен гомеренең соңгы минутына кадәр гаиләсенә дә, дусларына да әйтмәгән.

Җәй азакларында Владимир акча эшләргә дип Санкт-Петербурга киткән. Хатынына көн саен шалтыратып торган. Әмма көннәрдән бер көнне шалтыратудан туктаган. Борчылган хатыны полициягә мөрәҗәгать иткән. Тегеләр Санкт-Петербургка – ир арендага алып яшәгән фатирга килгәннәр.


Әмма ишекне беркем дә ачмаган. Шуннан соң полицейскийлар фатир хуҗабикәсен табып, үз ачкычы белән ишекне ачуын үтенгәннәр.

Керсәләр, Владимирны фатир коридорында үлгән килеш күрәләр. Бүлмәдә – авыртуны баса торган бик күп дару каплары... Яман шеш белән авырган ирнең чире азган була, метастазалар лимфотөеннәргә, сөяккә һәм бавырга ук күчкән. Ир шушы хәлендә гаиләсен туйдырам дип эшләп йөргән.

Иренең чире турында хатыны белмәгән, чөнки ул үзе дә яман шеш белән көрәшеп яшәгән. Шулай, берәүләр сау-сәламәт килеш эшләми тик ятуны хуп күрә, гаилә, балалар җанлы икенче берәүләр чирле килеш үлгәнче газиз кешеләренә тугры кала.
Читайте нас: