Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 октябрь 2019, 16:07

Алма уңдымы сездә?

Быел алма шулкадәр уңды, әле дә кая куярга белмибез. Август башыннан бирле алма ашый-ашый туйганбыздыр инде дисәк, юк икән, һаман “бара”, һаман ашыйбыз.

“Өмет” редакциясендә дә көзен өлгергән алмаларның хуш исе аңкып тора.

Быел алма шулкадәр уңды, әле дә кая куярга белмибез. Август башыннан бирле алма ашый-ашый туйганбыздыр инде дисәк, юк икән, һаман “бара”, һаман ашыйбыз. Мөгаен, сортлары төрле булгангадыр ялкытмый бит ул. Ә авылда сарыклар, сыерлар, каз-үрдәкләр дә аны ашап туйды инде”, диләр. Иии, ниндиләре генә юк бит аның. Аларның тәме, матурлыгы, эрелеге, ваклыгы... Ә алдардагы витаминнар!

Ярты багажник тутырып авылдан алып килгән алманың бер капчыгын редакциягә алып кердек. Сыйлансын әле хезмәттәшләрем!


Каләмдәшем Руфина Хәсәнова оператив, үтә дә мобиль кеше буларак тиз генә иреннәренә иннек сөртеп алды да, алма “рекламасы”на тотынды. Китте эш “хутка”, фото белән игълан редакция чатына кереп тә утырды.


Бер –ике минут үтүгә... И, безнең кызларның тыйнаклыгы чамасыз инде. “Күпме белән сатасыз, Алсу апа?” -дип кереп киләләр бит әле ишектән. Кая инде ул сату! Алыгыз! Сыйланыгыз! Балаларыгызны сыйлагыз!


Мөселман кешесенә табышының уннан бер өлеше белән бүлешү зарур. Гашура сәдакасе бирергә тиешбез. Җирләребез уңдырышлы булсын! Быел уңыш мул булды, барысы да уңды. Мәчет – мәдрәсәләр, балалар йортларында, приютларда да безне мондый күчтәнәчләр белән дә һәрчак шатланып каршы алалар. Булганы белән уртаклашып яшик,дуслар! Шатлыклы ризыклар булсын!

Читайте нас: