Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 октябрь 2019, 00:19

Үз-үзенә кесарев кисеме ясап, баласын тудырган

Сигезенче баласы үле тугач, монсын да югалтырмын дип курыккан да, үзенең карынын ярып, баласын тартып чыгарган.

Сигезенче баласы үле тугач, монсын да югалтырмын дип курыккан да, үзенең карынын ярып, баласын тартып чыгарган.
Баласын гадәти юл белән тудыра алмаучы хатын-кызга кесарев кисеме ясыйлар. Барлык очракта да бу эш анестезия ярдәмендә башкарыла. Ә менә Мексикада яшәүче Инес Рамирес өендә үз-үзенә эшләргә кыюлыгы һәм көче дә җиткәненә хәйран булырлык. Аның нинди газаплар кичерүен хәтта күз алдына да китерүе кыен.
Инес 1960 елгы, аның 8 баласы бар. Алар яшәгән җирдә дәваханәгә кадәр 80 чакрым юл үтәсе. Тулгак тота башласа, бала табу йортына барып эләгү бик читен. Шуңа күрә бала тапканда сөекле ире һәрвакыт ярдәмләшкән. Ә менә бу юлы алай туры килмәгән - ире күрше авылда калган. Бала дөньяга аваз салам дип үзен сиздерә башлаганда хатын өйдә ялгызы гына булган. Тулгак газаплары көчәйгәннән-көчәйгән. Тик, ни сәбәпледер, бала туу процессы һаман да башланмаган. Күп балалы ана куркуга төшкән. "Әгәр мин хәзер үк берәр ни эшләмәсәм, аңымны югалтачакмын һәм балам белән икебез дә үләчәкбез", дигән уй кергән. Исән-сау котыла алыр иде микән, әгәр кулына пычак тотып, бар кыюлыгы белән үзенең карынын үзе ярып җибәрмәсә? Моңа кадәр ул ничек ярырга икәнен күргәне дә булмаса да, бу минутларда ул үзенекен кисеп, баласын тартып чыгарырга җөрьәт иткән. Анестезия урнына өч стакан ликер эчеп куюы авыртынуларын аз гына булса да киметкәндер бәлки, дип ышанасы килә...
Пычак белән өч тапкыр йөрткәч кенә 17 см. озынлыкта ярып, баланы тартып чыгаруга ирешкән. Кендеген кисү белән ана аңын да җуйган. Бераздан уянгач, 6 яшьлек улын табиб артыннан җибәргән. Ә улы тик ветеринарны гына тапкан. Ул кәтүк җебе белән генә эчен теккән дә, дәваханәгә барырга киңәш иткән.
Чын табиблар бу хәлне күргәч, хатынның кыюлыгына, гомумән, үз-үзенә кесарев кисеме ясап бала табуына берчә сокланганнар, берчә аптыраганнар.
Читайте нас: