Егет тарафыннан игьтибар күрмәгән туташ көйсезләнә башлады. “Ну, Рустик, ну, Рустик...” дип сөйләнә-сөйләнә иннекле иреннәре белән егетнең авызына үрелде... Шушы урында егетнең дә түземлеге бетте, күрәсең. “Минем автобус”, - дип кызның курткасына ябышкан кулларын алып ташлады да, килеп туктаган “пазик”ның ишегенә томрылды. “Шалтыратырсың, яме?” – дип кычкырып калды кыз. Тукталышта торган кешеләр дәррәү кызга борылып карады. Ул исә бер аягы белән дөп итеп асфальтка тибеп куйды да, читкәрәк китү ягын карады. Арырак торган эскәмиягә утырды да, иңнәренә аскан кечкенә сумочкасыннан тәмәке тартып чыгарды...