Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 октябрь 2019, 20:29

Авариягә юлыкканга 400 мең сум биреләчәк

1 октябрьдән, авариядән соң машина төзекләндерүгә киткән чыгымнарны капларга, 400 мең сум алып булачак.

1 октябрьдән, авариядән соң машина төзекләндерүгә киткән чыгымнарны капларга, 400 мең сум алып булачак.

Мондый түләүләр, әлегә кадәр, Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт- Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә генә каралган иде. Башка регионнарда страховкалаучылар, нибары, 100 мең түли иде. Иминият түләвен тулысынча алыр өчен, берничә таләп тә каралган. Авариягә юлыккан автомобиль хуҗаларының икесенең дә ОСАГО полисы булуы мотлак. Авария вакытында, тән җәрәхәтләре алучылар булмавы да таләп булып тора.

Читайте нас: