Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 октябрь 2019, 14:14

Ул глобуста Америка юк

Нюрнберг шәһәрендәге Германия милли музеенда төп экспонатларның берсе булып торган кызыклы Җир шары макеты бар.

Нюрнберг шәһәрендәге Германия милли музеенда төп экспонатларның берсе булып торган кызыклы Җир шары макеты бар.
Бүгенге көнгә кадәр сакланган бердәнбер иң борынгы бу голобусны Нюрнбергта шәһәр советы заказы буенча 1490 ел башында ясаганнар. Әлеге эш күп вакытын Португалиядә үткәргән һәм соңгы географик ачышлардан хәбәрдәр булган алман галиме, сәүдәгәр һәм диңгез кичүче Мартин Бехаймга йөкләтелгән. Бүген аның тууына 560 ел.
Картада Христофор Колумбның сәяхәт нәтиҗәләре теркәлмәгән һәм Америка кушма штатлары күрсәтелмәгән булса да, әлеге глобус картография фәненең уникаль казанышы булып санала.
Читайте нас: