Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 октябрь 2019, 15:50

Туганлыкның көче чиксездер

Бу фоторәсемдә – игезәк кызлар. Алар бу матур, якты дөньяга срогыннан 12 атнага иртәрәк туган. Туганнан соң кызчыкларның берсенең хәле бигрәк тә авыр булган. Табиблар аны яшәмәс, бигрәк хәлсез, көчсез дип фаразлаган.

Әмма! Дәваханәдә эшләүче шәфкать туташы ханым, кагыйдәләргә каршы килеп булса да, инкубаторга сабыйларны икесен бергә салып куйган.

Кызчыклар бер-берсенең янәшәсенә эләгү белән зурырагы, хәллерәге көчсез туганын кочаклап яткан. Ә тагын да берникадәр вакыттан соң кечесенең дә хәле арулана – температурасы нормальләшә, хәл кереп, тернәкләнеп китә.

Хәзер бу игезәкләргә 24 яшь. Менә бит туганлыкның көче никадәр зур!

Читайте нас: