Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 октябрь 2019, 14:19

Ә үтерүче һаман җәзасын алмаган

1991 елның 6 октябре талантлы шагыйрь һәм музыкант Игорь Тальковның гомерендә соңгы көн була.

1991 елның 6 октябре талантлы шагыйрь һәм музыкант Игорь Тальковның гомерендә соңгы көн була.
“Чистые пруды” композициясеннән соң танылып киткән җырчы 34 ел эчендә бик күп җырлар яздыра, шуларның бер дистәгә якыны үлемсез хитка әверелеп, әле көнгә кадәр яши. Гаҗәп, әмма музыкантның иҗаты турында түгел, ә үлеме турында торган саен күбрәк сөйлиләр.
...Ул көнне Игорь Тальков Санкт-Петербургның “Юбилейный” мәдәният сараенда концертта җырларга тиеш була. Сәхнә артында чыгыш ясау тәртибенә кагылышлы бәхәс куба: Азизаның никахсыз ире Игорь Малахов оештыручыларны һәм Тальков төркемен Азизаны алдан үткәрергә үгетли башлый. Әмма үгетләүләр талашуга күчә. Чыгыш ясарга 5 минут калганда сугыша ук башлыйлар. Сакчылар Азизаның ирен аерып алып коридорга сөйрәп чыгара. Шул вакытта аның кулында револьвер пәйдә була. Концерт директоры Валерий Шляфман коралны күреп кычкырып җибәрә. Сакланырга теләп, Тальков газ пистолеты чыгара – әмма ни сәбәпледер ул эшләми.
Сакчылар бер мизгелгә каушап калган Малаховка ташлана. Ир ике тапкыр атып өлгерә: идәнгә һәм түшәмгә. Болгавыр вакытта кемдер коралны алып өченче тапкыр ата. Пуля Игорь Тальковның йөрәгенә туры тия. Исән калырга өмет булмаган, дия соңрак экспертиза.
Тикшерү нәтиҗәсендә Азизаның ирен гаепле түгел дип табалар. Өченче тапкырга ул берничек тә ата алмаган. Ирне корал йөртүдә гаепләп, ике ел ярымга утырталар. Аннан соң ул югала. Бары тик 2016 елда гына аның бер төпкел авылда икенче исем астында яшәп авыр чирдән үлүе билгеле була.
Музыкантны үтерүдә төп гаепләнүче булып Валерий Шляфман кала. Тикшерүчеләрне концерт директорының фаҗигадән соң озак тормый Израильгә китүе дә сагайта. Тик җирле хөкүмәт ни сәбәпледер аны хөкем итүдән баш тарта. Үзе ул 22 ел үткәч кенә, “Вести” тапшыруы аша гаепле түгеллеген әйтә.
Музыкантның тормыш иптәше Татьяна Талькова һәм аның дусты Ирина Красильникова былтыр җинаять буенча эшне яңадан тергезүне сорап, тикшерү комитетына гариза язарга булалар.
Өч дистә елга якын вакыт үтсә дә, фаҗиганең тулы картинасы ачылмаган. Игорь Тальковны үтерүче үз җәзасын алмаган...
Читайте нас: