Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 октябрь 2019, 14:16

Гомерләр чиксез түгел шул

“Давай поженимся!” тапшыруының алып баручысы Лариса Гузеева үзенең җеназасына әзерләнә.

“Давай поженимся!” тапшыруының алып баручысы Лариса Гузеева үзенең җеназасына әзерләнә.
“Әзерләнә” дию бик үк дөрес булмас, әмма шулай да хушлашуның ничек үтүен Лариса ханым үзенең тапшыруында якынча тасвирлап күрсәткән.
“Мине озатканда барысы да башларын стенага бәрә-бәрә үкереп еларга, кайгыдан өзгәләнергә тиеш”, - дигән ул.
Лариса Гузеева Николай Караченцевның хатыны Людмила Поргинаның тормыш иптәше белән хушлашу җеназасында “күңел” ачып йөрүен, “кызыл иреннәр” белән шампан шәрабы авыз итүен кискен тәнкыйтьләгән. Тол хатынның “Николайга шулай ныграк ошар иде” дигән сүзләрен кабул итә алмавын да әйткән ул.
60 яшьлек Лариса Гузеева турында интернет киңлекләрендә имеш-мимеш күп таралды. Әнисе вафатыннан соң эчүгә сабышкан икән дигән сүзләр дә булды. Әмма дуслары бу гайбәтләрне кире кага. Киресенчә, якын кешесен югалтканнан соң Лариса Андреевна үз сәламәтлеген нык кайгырта, зур мәҗлесләрдә дә бер бокал вино белән чикләнә, диетага утырды, тышкы кыяфәтен үзгәртте, диләр.
Тик шул ук вакытта якыннары мондый үзгәрешләр генә алып күңелсез уйлардан коткара алмавын яшерми. Гомерләр чиксез түгел шул...
Читайте нас: