Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 октябрь 2019, 15:48

Чәчен... су белән генә юучы студентка

Без чәчләребезне шампунь белән юарга күнеккәнбез. Шампуньсез юуны күз алдына да китермибез. Ә менә Финляндиядә яшәүче 24 яшьлек студентка Ирис Хейккинен шампуньнән баш тарткан.

Без чәчләребезне шампунь белән юарга күнеккәнбез. Шампуньсез юуны күз алдына да китермибез. Ә менә Финляндиядә яшәүче 24 яшьлек студентка Ирис Хейккинен шампуньнән баш тарткан.

Ирис туташның баш тиресе бик коры булган һәм гел генә кычытып җәфалаган. Шуннан ул моның сәбәбе шампуньдәдер дип уйлаган һәм чәчләрен чиста су белән генә юа башлаган.

“Кешеләр чәчемне чиста су белән генә юганлыгымны белмиләр дә, - ди ул. – Белгәч, гаҗәпләнәләр һәм комплиментлар әйтәләр”.


Ирис башта чәчен алма уксусы һәм сода белән дә юып караган. Әмма бу аңа ошамаган. Хәзерге вакытта ул аена бер мәртәбә кокос мае һәм нима яфракларыннан эшләнгән порошок кына куллана. Анысын да душ кергәндә генә.

Ирис “бервакытта да шампуньнән баш тартуыма үкенмәдем, аның каравы, башым кычытуыннан туктады”, ди. Әле аның чәчәләре куе һәм сәламәт икән.

Читайте нас: