Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 октябрь 2019, 14:33

Алмагачлар көтә белә...

Тагын көзләр җитте. Җимешләр өлгерде. Табигать каршылыкларына карамыйча нидер барыбер уңды. Әлбәттә, нидер, киресенчә, биреште, ләкин бирешсә дә, салкын көннәргә кадәр көрәшеп, сыйларын кешеләргә бирә алган кадәр биргәч кенә биреште.

Тагын көзләр җитте. Җимешләр өлгерде. Табигать каршылыкларына карамыйча нидер барыбер уңды. Әлбәттә, нидер, киресенчә, биреште, ләкин бирешсә дә, салкын көннәргә кадәр көрәшеп, сыйларын кешеләргә бирә алган кадәр биргәч кенә биреште.
Шул ук вакытта кайбер җиләк-җимешләр, яшелчәләр бернигә карамыйча быел да ишелеп уңды. Мәсәлән, алмалар. Берәүләре ап-ак – шар кебек, икенчеләре сап-сары – кояш кебек, өченчеләре шул кояшның саран җылысында да кып-кызыл – безнең балачактагы Яңа ел чыршысындагы кызыл алмалар кебек...
Ә менә күрше генә булып ике төптә үскән бу алмагачларга, белмим, ничә яшьтер инде. Алар ел да шулай, берсен-берсе уздырырга тырышкандай, җимешләрен өлгертә. Ел да шул муллыкка төренәләр. Берсе алсу битле кызлар кебек алланып, икенчесе алтын сарысына манчылып, авыл уртасында сагышланып утыралар.
Коймалары күптән сүтелеп, таралып беткән, өе сүтеп ягылган, мунча-каралтысы әллә кайчан инде шул ук язмышка дучар булган буш нигезне саклый алар. Сак кына колак салсаң, салмак кына җилгә кушылып, нидер бәян итәләр кебек. Әнә шулай ничә еллар бер тынсыз, сүзсез торгандай булсалар да, аларның һәр яфрагында ниндидер сер катыш сагыш саклана.
Әнә тагын талгын җил исеп куйды. Алмаларының күплегеннән сыгылып торган ботаклары сыкрап куйгандай булды. Әллә карт алмагачларның еллар үткән саен кытыршыланып беткән ботакларының шыгырдавы булды, әллә үткәннәрне уйлап иңрәве иде ул...
Ул вакытта алар бик яшь иде әле. Нәзек кенә үсентеләр иде. Хуҗа кеше аларны озак эзләп, сораштырып табып кына алып кайтып утыртты. Алмагач кызлары яңа нигезне яратты. Үзләреннән алда тамыр җибәргән агачлар ышыгында назланып кына үсеп киттеләр, ныгындылар. Алар бу бакчага тарихны, нигезне саклаучылар буларак утыртылгандай, инде ничә еллар шулай җимеш өлгертә. Аларны ышыклап утырган баллы алмагач сылулары (әйтерсең лә кеше язмышлары!) кырыс җилләрдән, салкыннардан карт сөякләрен саклый алмады. Корыдылар. Соңгы тамчы шифалы сутларын мул җимешләренә кызганмыйча бирделәр дә, аларның авырлыгына чыдый алмыйча, иңри-иңри сынып төштеләр. Җир өсте ап-ак алмалар белән тула иде... Хәзер аларының төпләре дә юк инде.Менә аларның дәвамы булган, бөтен бакча байлыгыннан калган шушы ике җимеш агачы гына һәр язда, үткәннәр кабатланасына ышанган һәм өметләнгән кебек, гөрләп чәчәк аталар. Аларда бал кортлары гөжләве көн буена тынмый. Сыерчыклар килеп кунып сайрап китә. Каршыдагы биек юкәдәге ояларын юксынып, инде юкка чыккан өйнең күләгә як кыегында гөрләшеп табын корыр күгәрчен дуслары белән бергә үткән вакытларын сагынып, талпынып алалар да ындыр артындагы калын урманга очалар.
Алмагачлар, шул җанлылыкка алданып, дәртләнеп китәләр дә ак керфекле карашларын йорт нигезенә төбиләр... Тик нигездә буш тынлык. Аның баз чокырын да күрше-күлән бала-чагасы, мал-туары төшеп имгәнмәсен дип күмеп бетергән инде.
Алмагачлар көтә белә...
Алар гына барысын да юксына, хәтерлидер кебек. Һәр иртәдә кояш чыкканда хуҗа кешенең чалгы чүкегәнен, янугыч белән кайрап җибәреп, ындырдагы куе, сусыл печәнне чабып, сакалтайга салуын хәтерлидер ул. Ә хуҗабикәнең “гөр-гөр” килеп, кәҗәне иркәләп кенә савып, көтүгә кууын алмагач кызлары да койма ярыгыннан гына күзәткән вакытлар иде бит ул...
Аннары илгә афәт килде. Аларның хуҗасы да, койма аша карап, яшь үсентеләргә сокланып үтеп йөрүче башка ир-егетләр дә, олау-олау төялеп, каядыр китеп югалдылар. Алмагачларның төбен йомшартыр кеше дә калмады. Чалгылар да хуҗабикәләр, малай-шалай кулына күчте. Ихатада гына түгел, авыл өстендә дә чалгы чүкегән тавышлар сирәк ишетелде. Аның каравы, ике йортның берсендәме, өй рәтеннәнме, хатын-кызларның капка баганаларын, алмагачларны кочаклап елаулары ешрак ишетелде. Бу йортның хуҗабикәсен дә ачы язмыш урап узмады. Ятимлек, толлык кайгысы бакча сылуларына да сагыш булып сарылды. Язларда алмагачлар янә гөрләшеп чәчәк атып, кешеләрне сөендерергә тырышсалар да, сагышлы, яшьле күз карашларына ешрак тап булдылар...
Менә көзләр, кышлар, язлар узгач, олау-олау булып киткән кешеләр иңбашларына букчаларын асып, берәм-сәрәм авыл капкасында күренә башлады. Аларны хатын-кызлар, әби-сәби, бала-чага һәм сыңар кулын яисә аягын калдырып алдарак кайткан авылдашлары шатлык яшьләренә төренгән карашлары белән каршы ала торды. Малай булып яуга киткәннәре дә чәчләренә чал кереп, йөзләренә җыерчык яткан ирләр булып кайтты.
Алмагачлар көтә белә...
Җиңү язында кайтканнарны ак чәчәккә төренеп, соңгарак калганнарын җимештән сыгылып торган алмагачлары каршы алды. Ә бу чибәркәйләр күпме генә көтсә дә, хуҗалары кайтмады...
...Тол хатын, өч улын үстереп, өч якка очырды. Иң өлкәне әтисе эзеннән китеп, ил чикләрен саклады. Украинада, Донецк җирләрендә озак еллар гаскәрләр белән җитәкчелек итә, диделәр. Күптән кайтканы юк инде. Ничек икән ул анда, исән микән, туган авылын хәтерли микән? Әнисе бакыйлыкка күчкәч тә табып чакырта алмадылар. Шулай ук бу ир башы да эзсез югалдымы икән?
Уртанчысы Себер тарафларына китте. Елына бер ялга кайтып, марҗа хатыны белән әни карчыкка тәрбия күрсәтеп киткәләде.
Бу йортның төпчеге ерак китмәде. Кайткалап йөрде. Тик гомере кыска булды. Алай да бер малай белән бер кызга әти фамилиясен, телен, туган җир җылысын тоя белү хисен биреп өлгерде...
Алмагачлар көтә белә...
Ун еллап бардыр инде, ел саен май башында бу буш нигезгә чия төсле бер җиңел машина килеп туктый. Аннан чандыр буйлы бер ир төшә дә, пассажир ишеген ачып, Әнисенә җиргә басарга ярдәм итә. Алмагачлар утырткан хуҗаның оныгы ул. Кайчандыр Әнкәсе килен булып төшкән, хәзер ятим, әмма яшел чирәмле буш ихатага үзләренең балачагы үткән нигезне сагынып кайта ул. Нәнәсе каберенә зират кылып, күрше-күләннәргә хәер биреп, хәл-әхвәл белешеп китә.
Уйга калып, салмак адымнар белән ятимсерәп калган алмагачлар яныннан да урый. Ә алмагачлар нишлиме? Алар терелеп китә! Туган җаннарны күреп, көтеп зарыгудан гаҗиз булсалар да, өметләнеп, яңарып китәләр һәм, бәлки, кайтырлар, бакчаны уратып алып, безне тәрбияләп, җимешләребезне җыеп алырлар, безнең тирәдә балалар уйнар, карт килен безнең яфрак күләгәсендә вакытсыз килгән толлык хәсрәтеннән арыныр, тормышка гаме уяныр, алма бәлешләре белән оныкларын сыйлар, безнең күләгәдә самавыр кайнатып, чәй табыннары корыр, дип өметләнәләр, ахры.
Алмагачлар көтә белә...
Алар ак чәчәктә чакта да, алмалары алланып пешкәч тә юксынып көтәләр. Һәр яз саен өметләнеп, ак чәчәк болытына төренәләр. Һәр көз саен кып-кызыл, сап-сары булып янып утыралар. Гади алмагачлар түгелдер алар. Үзләренеке кебек ташландык, ятим нигезләрнең сагыш сарысын, хәсрәт-борчулы еллар язмасын саклаучылардыр алар.
Тагын көзләр җитте. Җимешләр җыелды. Күршедәге ятим нигездә генә “тып” та “тып” иткән тавыш ишетелә. Газизләрен көтеп тә көтеп ала алмаган алмагачлар җимешләрен коя анда.
Нигә сары, нигә кызыл икән ул җимешләр? Әллә шул нигездә туган малайларның кендек каны, коточкыч сугышта гомере өзелгән ир-егетләр кичергән газаплар, аларны көтеп арыган җаннарның йөрәгенә җыеп бакыйлыкка алып киткән сагыш сарыларымы соң аларда? Әллә туган нигезен ташлап китеп гаип булганнарның сагышлы күз яшьләре булып тулышамы соң алар?..
Читайте нас: