Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 октябрь 2019, 15:02

Дрессировкалаучы хатын этен тукмаган

Мәскәү шәһәрендә бер дрессировкалаучы кызның этне тимер ишеккә берничә тапкыр бәргәләп алуын видеога төшергәннәр һәм интернетка куйганнар.

Мәскәү шәһәрендә бер дрессировкалаучы кызның этне тимер ишеккә берничә тапкыр бәргәләп алуын видеога төшергәннәр һәм интернетка куйганнар.

Видеога эләккән героиняның өендә дүрт эте бар, дип язганнар. Шаһитлар сөйләвенчә, ул этләрен урамда йөртергә алып чыккан да берсенең җөнен тарый башлаган. Этләрнең берсенә моңсу булып киткәндер инде, ул читкә китеп йөгергәләп йөри башлаган. Ачуы кабарган хатынкай этне җилкәсеннән эләктереп алган да бәргәли башлаган. Кыйналган этне хайваннарның хокукын яклау үзәге хезмәткәрләре аңардан шунда ук тартып алганнар, калганнарын алыр өчен бер тәүлек көрәшкәннәр.

Әлеге вакытта бу хатын үз акылында микән дип җинаять эше ачтыру эше белән мәшгульләр. Хатынның өйдә этләр белән ничек мөгаләмә итүен ачыклыйсы бар.


Чыганак: НТВ.

Фото: liveinternet.ru
Читайте нас: