Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 октябрь 2019, 23:00

“Өмет” укысаң, телевизор да кирәкми!

5 октябрьдә Борай районында әбүнәчеләр көне үтте. Почта белән “Алга” район гәзите үткәргән чарада безнең “Өмет” гәзите дә катнашты. Гәзитебезгә язылучылар шактый булды.

5 октябрьдә Борай районында әбүнәчеләр көне үтте. Почта белән “Алга” район гәзите үткәргән чарада безнең “Өмет” гәзите дә катнашты. Гәзитебезгә язылучылар шактый булды.


Мәсәлән, Хәсәнова Лира апа ел саен “Өмет”кә языла.


–Чыга башлаганнан бирле язылмый калганыбыз юк. Тормыш иптәшем Риф белән соңгы ноктасына кадәр укып барабыз, – ди ул.


Борайда яшәүче Корбанова Резеда Касыйм кызы да безнең күптәнге дустыбыз икән.


–“Өмет”не укысаң, телевизор карамасаң да була: ил, республика тормышыннан бөтен яңалыкларны биреп барасыз. Үзем аеруча хикәяләр укырга яратам. Медик һәм укытучы буларак, “Сихәт” кушымтасы турында аерым әйтәсем килә. Кеше өчен иң кирәкле, файдалы киңәшләр бирәсез. Сез бит халыкның сәламәтлеген дә кайгыртасыз, – ди.


Ә менә Харасова Әлфия апа безнең гәзиткә беренче тапкыр язылды.

–Укыганым бар. Авылда кайнанам сезнең гәзитнең бер хәрефен дә төшереп калдырмый укый бара. Менә бүген үзем дә язылдым әле, - диде.

Читайте нас: