+2 °С
Болытлы
VK
Одноклассники
Telegram
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 октябрь 2019, 12:13
“Кызыл бәрхет” печеньесы
Ингредиентлар:- шикәр (кызгылт көрәне булса, тәмлерәк була) - 110 г,- он - 210 г- кефир (җылы булсын) – 30 мл,- какао порошогы – 20 г,- ак май – 90 г,
Ингредиентлар:
- шикәр (кызгылт көрәне булса, тәмлерәк була) - 110 г,
- он - 210 г
- кефир (җылы булсын) – 30 мл,
- какао порошогы – 20 г,
- ак май – 90 г,
- йомырка – 1,
- көпшәкләндергеч – 1 чәй кашыгы,
- сода – 1/8 чәй кашыгы,
- тоз – 1/4 чәй кашыгы,
- ак шоколад – 60 г,
- кызыл азык буявы – 1 чәй кашыгы,
- шикәр пудрасы – 3 аш кашыгы.
Җылынган кефирга кызыл азык буявын салып эретергә.
Коры ингредиентларны (какао порошогы, он, тоз, көпшәкләндергеч, сода) аерым бер савытка иләп салырга һәм яхшылап бутарга кирәк.
Йомшарган ак майны күпергәнче тугларга (5 минут тирәсе). Туглауны туктатмыйча шикәрне өстәргә. Тагын 5 минутлап тугларга. Туглауны дәвам итеп йомырканы салырга.
Шуннан буялган кефирны өстәп бутарга.
Хәзер инде әзерләп куелган коры ингредиентларны салабыз да камыр ясыйбыз. Камыр эченә вакланган ак шоколадны салырга (бигрәк баллы була бит дисәгез, шоколадны салмаска да була, я кара шоколад салырга мөмкин).
Шуннан соң иң киме сәгать ярым, ә иң яхшысы – төн буена суыткычта тотарга кирәк камырны. Бу камыр тыгызлансын өчен кирәк.
Суыткычтан алгач, калак (туңдырма сала торган кашыгыгыз булса, бигрәк тә әйбәт) ярдәмендә әстерхан чикләвеге зурлыгындагы шарчыклар эшлибез, аларны башта шикәрдә, аннан соң шикәр пудрасында әвәлибез дә пергамент кәгазе түшәлгән формага сала барабыз. Шарлар азрак яссырак булсын өчен уч белән басып алырга. Печеньелар арасында 5 см ара калдырырга кирәк, чөнки пешкәндә алар ярыйсы гына зураялар.
170 градуска кадәр җылытылган мичтә 15-20 минут пешерергә.
“Кызыл бәрхет” печеньесы суынгач тәмлерәк була.
Читайте нас: